Ихлас йөрәктән якынлашып килүче Яңа 2024 нче ел бәйрәме белән
тәбрик итәм. Бу бәйрәмнәр тылсымлы могҗизалар көтү, якты
өметләр һәм киләчәккә ышану белән тулы. Бәйрәм көннәрендә без
традицион рәвештә бер-беребезгә теләкләр телибез һәм кылган
гамәлләребезгә йомгак ясыйбыз. Бигрәк тә бүгенге көндә дуслык, бербереңә ярдәм итү, якыннарыңа карата кайгыртучанлык күрсәтү –
иң зур кыйммәтләрнең берсе.
Узып баручы елга рәхмәтле булып, 2024 нче елга аяк басабыз.
Алда безне яңа эшләр, кызыклы проектлар һәм казанышлар көтә.
Барыбыз да бергә һәм бердәм булып, милләтебез алдында
торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.
беркайчан да сүнмәсен. Яңа ел бәйрәме котлы булсын!
Зур ихтирам белән, Чиләбе өлкә Кануннар чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкә татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Л.Р.Колесникова.